Яшел дөньям – изге йорт (6+)
10
Июнь 2021
Пәнҗешәмбе
17 нче санлы китапханәдә танып белү уены барышында балалар «Ике турист» дигән сәхнә әсәрен карады һәм туристларның урманда үз-үзләрен тоту кагыйдәләрен бозу очракларын ачыклады, кешедән табигатькә карата сакчыл мөнәсәбәт таләп итүче төрле хәлләр буенча фикер алышты. Укучылар, «Әйләнә-тирәбездә табигать» викторинасы сорауларына җавап биреп һәм «Парын тап», «Оча, йөзә, йөгерә», «Кошлар, балыклар, җәнлекләр» танып белү уеннарында катнашып, әйләнә-тирә мохит, хайваннар һәм үсемлекләр дөньясы турында үз белемнәрен тикшерде. |